Текст и перевод песни
Альфия Авзалова - Картаямыни сон йорак (Картая мени сон йорэк)

Нота Нота Нота
Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә
Күңелем бер дә картаймый
Һаман да нидер көтә

Картая мени соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да
Yтте яшьлек жүләрлек дип
Җырларда җырланса да

Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән

Картая мени соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да
Yтте яшьлек жүләрлек дип
Җырларда җырланса да

Мәхәббәт яшьләрдә диләр
Була ул hәркемдә дә
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә

Картая мени соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да
Yтте яшьлек жүләрлек дип
Җырларда җырланса да
Стрелка вверх Наверх